Ленар Шәех
шагыйрь
1982 елның 4 октябрендә Татарстанның Актаныш районы Такталачык авылында туган. Минзәлә педагогия көллиятендә, Казан дәүләт университетының татар филологиясе һәм тарихы факультетында, аспирантурада белем алган. Филология фәннәре кандидаты. Татар, инглиз, рус, башкорт, кыргыз телләрендә дөнья күргән егерме китап авторы. Муса Җәлил, Абдулла Алиш исемендәге һәм «NEWBOOK. Волга – 2015» Идел буе әдәби премияләре иясе, Халыкара Евразия премиясенең алтын лауреаты. Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррире.
Иҗат
***
Кайда син, Болгарым, Кашаным?..
Кайда син, Биләрем, Суварым?.. –
Җиде төн уртасы җиткәндә,
Бу хакта күкләрдән сорадым.

Ерактан, үткәннәр иленнән –
Чулманнан, Агыйдел, Иделдән
Өзелер-өзелмәс өн килде:
«Без күптән бу җирдә юк инде...

Төзедек Урдасын, ханлыгын,
Тау итеп калдырдык байлыгын.
Кая ул без салган мәмләкәт? –
Үткәндә – һәлакәт, һәлакәт...

Казанны илбасар алганда,
(Юк сезнең акланыр хакыгыз!)
Ханбикә, Үтәмешгәрәйне
Кәнизәк иттегез, саттыгыз.

Урыска калдыгыз уллыкка –
Сез хәзер биш йөз ел коллыкта,
Без хәзер биш йөз ел коллыкта...
Безнең рух кайгылы, борчулы,
Каршыда киселгән кул чугы...

Төзедек Сараен, Үкәген ,
Без сезгә зур дәүләт калдырдык.
Дошманнар мыскыллап көлделәр:
«Үткәнен җимердек, яндырдык!..»

Ерактан, гөл-көлләр иленнән –
Чулманнан, Агыйдел, Иделдән
Сүрелер-сүрелмәс өн килде:
«Сал суда баталмас бит инде...»
Көз инде...
Үтте яз,
Үтте җәй –
Көз инде.
Елама,
Сорама –
Түз инде...

Бик моңсу,
Ямансу –
Көз инде.
Көннәрдә
Яшь тулы
Күз инде.

Әй, җилкәй,
Яфрагым
Өз инде.
Күктә шәм,
Җанда гамь –
Көз инде.
* * *

Әй, көзкәем,
Көяз көзем минем!
Җаным-тәнем сиңа тартыла.
Шашкын күңел
Язга талпынса да,
Нигәдер гел көз яратыла.

Уйчан көзем,
Боек көзем минем!
Елак та син, кайчак көләч тә.
Күзләремдә
Өмет уйный башлый,
Көз кояшы күктән көлгәч тә.

Әй, көзкәем,
Алтын көзем минем! –
Елмаюың йокты үземә.
Тар сукмактан
Йөгерәм...
Очам гына
Баса-баса яфрак-эзеңә.
Мин – гашыйк!
Күңелемнән ургып чыга
Бар хисләрем ташып.
Мин бит сиңа йөз мәртәбә,
Мең мәртәбә гашыйк!

Аның саен мәхәббәтем
Арта гына бара.
Кулларыңны куй кулыма,
Күзләремә кара.

Кочыйм әле синең җанны,
Җаным белән кочыйм.
Кайнар хисләр ташкынына
Тагын сөю кушыйм.

Бер тын икәүләп утырыйк,
Җанны җанга куеп.
Иңебездә мәхәббәтнең
Пар канатын тоеп.
* * *

Бишенче кат – җиде кат күк,
Дүртенче кат – җир өсте.
Мин гади җир егетемен,
Ә син фәрештә төсле.
Бишенче кат – минем сөю,
Дүртенче кат – терәгем.
Синең күңелең янында
Минем очкын-йөрәгем.

Бишенче кат – синең сарай,
Дүртенче кат – минем өй.
Ике катның уртасында
Без чыгарган моңлы көй.

Бишенче кат – минем хыял,
Дүртенче кат – чынбарлык.
Ике ялкын, ике дулкын,
Зур дәрьяны чыгарлык.
Ленар Шәех в соцсетях