Луиза Янсуар
шагыйрь
1985 елның 6 апрелендә Казанда туган. Казан дәүләт университетының татар филологиясе һәм тарихы бүлеген тәмамлаган. А.М.Горький исемендәге Әдәбият институтында белем алган. «Күк тирмәсе» исемле шигырьләр җыентыгы авторы. «Белла» россия-италия премиясе лауреаты. ТР Язучылар берлеге әгъзасы. 2008 елда - Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премиягә, 2014 елда «Белла» Халыкара (Россия-Италия) премиясенә лаек була. 2015 елда Луиза Янсуарга әдәби иҗаты һәм яшьләр белән алып барган эшчәнлеге өчен Муса Җәлил исемендәге республика премиясе тапшырыла.
Иҗат
CӨЕМБИКӘ
1
Тум-тулы күктә ай, тум-тулы.
Югыйсә бит инде онтылды:
Ул көбә күлмәкне киюләр
Һәм хәнҗәр йөзендә биюләр...
Буй-колач җитмәслек ялганнар...
Бу шанлы каланы алганнар
Үз-үзен ничә кат аклады,
Һәм сине, сүз дә юк, сатмады.
Көймәдә озатмады.
Иделең
Илереп дәшмәде:
- Җиңелдең...
Дастаннар сүтелә җилләрдә -
Кем тели, шул аны җилгәрә.
Сорама:
- Ник беркем эндәшми?
Ятмы мин аларга?
Көндәшме?!
Яугирме - көбәдән киенгән?!
Иделең суына иел дә...
Пышылдар сиңа ай - тум-тулы...
Пышылдар Иделең:
- Онтылды...
Тарихың да күптән...
Илең дә -
Шәп-шәрә -
Баскыннар җилендә.
"Кайт..." - диеп дәшәдер далаңда
Чәчләре чаларган Атаң да,
Кайт шунда,
Монда син - килмешәк,
Сиңа тик... дастаннар килешә...
Исеңдә иде бит, исеңдә -
Шул теге... борынгы кичеңдә -
Ай гына тәрәздән карады.
Яныңда берәү дә калмады...
Калмады дус түгел, дошман да...
Кит, оныт, Үткәнгә ышанма!

2
Тум-тулы, тум-тулы күктә ай.
Нурлары, аҗдаһа-еландай,
Чорный да...
Уянам яңадан
Мин әле җуймаган Урдамда...
Һәм, йолкып чәчләрем толымнан,
Җил мине далага томыра...
Ул инде ят түгел... иркәрәк...
Ефәктәй ургыла җилкәмнән,
Мин кара юргамда җилгәндә...
Ә ерак-еракта
Тилгәннәр
Каңгылдый, һөҗүмгә ыргыла...

Мин кайтам Әтием Йортына.

17 август 2016
ОЧЫШ
- Ты перенесла меня сквозь время.
"Фонтан" фильмыннан.


1
Без кая барабыз икән,
Җитәрбез кая?
Җавабын беләм күк иде
Төп-төгәл бая.

Ә аннан чыңлап коелды
Күкләрдән сыкы -
Йолдызлар буталыштылар,
Җир юкка чыкты.

Мин атлап түгел, ә йөзеп
Галәмне гиздем.
Үзем дә идем шикелле,
Түгел дә - үзем.

Колакта торды яңгырап
Көмештәй аһәң.
Әйләнде, әйләнде балкып
Шул көйгә галәм.

Ә аннан килде тавышың:
- Кайт, - диеп, - иркәм...
Чәчләрең... назым сагынган -
Җилкәңә җиткән.

2
...Син кыллар чирткән бүлмәгә
Шудым да төштем.
Мин - әле синең азагын
Күрмәгән төшең.

Син - минем серле ачкычым,
Белмимен генә -
Кайсы сарайдан һәм кайсы
Бүлмәдән, менә...

Җаваплар каядыр кача.
Кайдадыр көтә.
Аларны эзләмәс өчен
Бер очыш җитә...

3
Син әле сыныйсың көчең -
Әйләнә дөнья.
Чулманың, Иделең, Сөнең... -
Гел миңа коя.

Яратыр өчен киләләр
Кешеләр җиргә,
Яратып бетерә алмый,
Уфтанып китә.

Карыйм да сиңа... елмаям,
Карыйм да... көләм:
Мин сине моннан киткәч тә
Сөярем беләм.

Син әле кыллар талкыйсың -
Әйләнә дөнья.
Мин җирдә күргән диңгезләр
Гел сиңа коя.

Җаваплар тапмый китәрбез,
Кырагай гөлем,
Кулга иекмәс җәнлегем,
Чәчтәге көлем.

Яратыр өчен килгән без.
Яратыр өчен.

28 гыйнвар 2017 Тулырак: http://syuyumbike.ru/news/poeziya/luiza-yansuar-shigyrlre
СӨТ
Юк, сорарга әле өлгермәдем
Сагындыңмы, диеп.
Әйтергә дә.
Җыен юк-бар сөйләп утырабыз,
Шулай килешә, дип, шагыйрьләргә.

Юк, кулларың назын... калтыравын...
Онытмаган идем,
Онытмаган!
Ул калтырау, җепсел-җепсел булып,
Тамырларым саен торып калган.

Юк, сорарга хәтта теләмисең
Хәерлеме, диеп...
Кирәкми дә.
Безгә инде чирек гасыр буе
Нинди генә "гыйлем" өйрәтмиләр.

Һәм,
Вакытын табып,
Мушкага алып,
Аркабызга кемдер ата төбәп.
Тик бер-берсен ялгап тибәр өчен,
Сакта тора синең-минем йөрәк.

Учларыма маңгаеңны салып,
Ирен читеңдәге
Сөттән танып,
Яшәр өчен кабат...
Дәшәр өчен:
- Әйдә, Дөнья, үзгәрергә вакыт!

Юк, борылып карамый да сизәм:
Шулкадәр хуш хәзер
Буп-буш галәм...
- Мин акылдан шаша яздым синсез,
Ни суларга белми,
Йөрәк парәм.

25 август 2016
Луиза Янсуар в соцсетях