Рифат Сәлах
шагыйрь
1987 елның 8 июлендә Буа районы Яңа Чәчкап авылында туган. Казан дәүләт университетының юридик факультетында белем алган. 5 китап авторы. Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. Төркия Язучылар берлегенең Намык Кемаль исемендәге премиясе лауреаты. Казанда яши. Татарстан китап нәшриятында эшли.
Иҗат
Шәфәкъ сүнә
Шәфәкъ сүнә...
Төннең күзләренә
Кереп барыш якты хис белән.
Рәссам ялгыш
Серле зәңгәр күккә
Буяу түккән алсу төс белән.

Шәфәкъ сүнә...
Дөнья башка төрле,
Башка уйлар хәзер, башка моң.
Мин гүяки
Үткән көнем белән
Галәм үзәгенә ашамын.

Шәфәкъ сүнә...
Ә мин әйтерсең лә
Яңа гына шыткан бөремен.
Шәфәкъ сыман
Өр-яңа таң туар
Мәңгелеккә киткәч бу төнем.
Тимер юл
Келтер-келтер поезд чаба,
Без ятабыз вагонда.
Ә тимер юл артта кала,
Артта туган ягым да...

Кая илтер тимер юл дип,
Кайгырасы юк бер дә.
Тимер юлның басмалары,
Охшаш безнең гомергә.

Чаба поезд келтер-келтер,
Карамыйча бернигә.
Мең түгел шул безнең гомер,
Бер генә ул,
Бер генә!

Артка кайту мөмкин түгел,
Китсәң ялгыш юллардан.
Язмыш сайлау ихтыяры
Үтте безнең куллардан.

Көтә безне кайлардадыр
Тимер юлның азагы:
Әллә җәннәт каршы алыр,
Әллә тәмуг газабы?
Син бәхеткә лаек
Кал син мәңге күңелемдә генә —
Хыяллардан алып ташлармын.
Мин бик күптән,
Күптән ялгышмаган
Хаталарны кыла башладым.

Йөрәгеңнән син дә алып ташла,
Мин дә онытам сине, хуш, бәгърем!
Син бит аны күбрәк якын иттең,
Мин барсына хәзер түзәрмен.

Мин сагышка күптән күнгән инде,
Сагыш булмый калса сәердер.
Кайсы җиргә, кайсы ярга барып
Бәрелим соң?
Кайсы хәерле?

Мин адаштым...
Тагын шул ук дөнья,
Шул ук сагыш миндә, шул ук моң.
Мин бик күптән онытылган хискә
Бүген тагын килеп юлыктым.

Бүген тагын сине онытам мин —
Үз-үземне шулай алдалыйм.
Син бәхеткә күптән лаек инде,
Ә мин лаек микән?..

Аңламыйм.
2010
Рифат Салях в соцсетях