Алсу Сөнгатуллина
музыкант, композитор
1985 елның 1 гыйнварында Казанда туган. Н.Җиһанов исемендәге Казан Дәүләт консерваториясен тәмамлаган. ТР һәм РФ Композиторлар берлеге әгъзасы. София Гобәйдуллина исемендәге "Альфа" заманча музыка үзәгендә иҗат лабораториясен җитәкли. Балалар һәм үсмерләр өчен музыка, камера-инструменталь составлар, хор һәм оркестр партитуралары өчен язылган әсәрләр авторы.
Иҗат
Әсәрләре төрле заман музыка фестивальләрендә башкарылган. Алар арасында: «Опус первый» (Мәскәү), «Звучащий дом Софии» (Казан), «Экспозиция XXI» (Т.Новгород), «Композитор 2.0» (Казан), «Европа-Азия» (Казан), Бөтенрәсәй яшь композиторлар фестивале (Уфа), «Азия-Европа» (Ханой, Вьетнам), «МузТранзит: Восток-Запад» (Казан).
2016 елда Санкт Петербург шәһәрендә Д.Д.Шостакович ис.Икенче Бөтенрәсәй композиторлары конкурсында II дәрәҗәдәге премиягә лаек булды. 2017 елда Төркиядә узган төрек илләренең Икенче Халыкара композиторлар җыенында катнашкан.
2017 елда Чайковский шәһәрендә Халыкара композиторлар академиясендә стажировка, шулай ук Мәскәүдә «Композиторские читки» (2019) үткән.