Эльмира Галимова
композитор, этномузыколог, сәнгать фәннәре кандидаты
1982 елның 20 мартында Яр Чаллы шәһәрендә туган. И. Әүхәдиев исемендәге музыка көллиятен, Казан Дәүләт консерваториясен тәмамлаган. РФ һәм ТР композиторлар берлеге әгъзасы, М. Җәлил исемендәге премия лауреаты.
Иҗат
Әсәрләр: 200 артык җыр һәм романс, «Изге Ядкәр» ораториясе, «Сөмбикә канаты» арт-опера авторы, симфоник оркестры өчен иҗат ителгән «Симфоническая аллегория», «Четыре стихии», «Небеса-зеркала», «Жизнь под знаком Маугли», «Концерт для фортепиано с оркестром» (в 3-х частях), кыллы оркестр өчен язылган «Мегаполис», баян һәм камера оркестры өчен «Рапсодия», орган һәм камера оркестры өчен «Музыкальная анимация», флейта һәм камера оркестры өчен «Диптих» әсәрләре аеруча зур танылу алды.

Шулай ук «Зәйтүнәкәй», «Каракүз», «Афарин, артист» музыкаль драмалар, балалар өчен язылган «Әйт, әле күбәләк» мистериясе, төрки эпос «Айрыз Батыр», музыкаль комедия «Беренче мәхәббәт» өчен иҗат ителгән көйләр халык күңеленә тиз арада үтеп керде.

Эльмира Галимова в соцсетях