Илдар Камалов
композитор, ТР һәм РФ Композиторлар берлеге әгъзасы
С.Сәйдәшев исемендәге музыка мәктәбен (скрипка) һәм И.В.Әүхәдиева исемендәге музыка училищесын (гитара) тәмамлый. Аннан Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең композиция классында укый. 2016 елдан - Россия Композиторлар берлегенең Яшьләр бүлеге һәм МАМКИМ "Халыкара музыкаль берлеге" әгъзасы. 2017 елдан - Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Композиторлар берлеге әгъзасы. Илдар Камалов күпсанлы документаль һәм нәфис фильмнарның (шул исәптән Россия 1 телеканалы өчен) көйләр авторы. 2 опера, 2 симфония берничә симфоник һәм камералы әсәр авторы. Бүгенге көндә "Пантера" камера балеты сафларында композитор/тавыш режиссеры булып эшли.
Иҗат
Ильдар Камалов в соцсетях