Зөлфия Рәүпова
композитор
РФ һәм ТРның Композиторлар берлеге әгъзасы
ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе
1976 елда Йошкар-Ола шәһәрендә туган. Әлмәт музыка училищесының музыка теориясе бүлеген, Н.Җиһанов исемендәге Казан Дәүләт консерваториясенең композиция классын, шунда ук аспирантураны тәмамлаган. Симфоник һәм камералы музыка авторы. Зөлфия Рәүпова бүгенге көндә Мәскәүдә яши. Томыш иптәше - танылган пианист һәм Мәскәү консерваториясе педагогы Рөстәм Кудояров.
Иҗат
Зульфия Раупова в соцсетях