Эльнар Байназаров
шагыйрь
Оренбург өлкәсенең Һунарсы авылында туып, Әлмәттә үскән, шунда татар-төрек лицеен тәмамлаган. «Алтын каләм»дә 2012 елгы пран-при иясе. 2016 елда Лейпциг университетында стажировка уза, гарәп телен өйрәнә. Шул ук елда Мәскәүнең М.В. Ломоносов ис. МГУга укырга керә, шулай ук гарәп телен һәм халыкара икътисадны үзләштерә
2018-нче елдан башлап «Известия» газетасының хәбәрчесе, якын көнчыгыш хакында яза. Россияның тышкы министрлыгының пресс-пулына (төркеменә) керә. Сирия, Ирак, Палестинага барып кайта, 2019-нчы елда Грузиядә, 2020-нче елда Абхазия, Белоруссиядәге протестларны яктырта.
Иҗат
***
Аңлата алмыйм —
хисме эри эчтә, өметемме.
фасыл каюларын бүрттереп,
чая утлар киләчәккә тарта
кырпаклаган бу төн кодрәтен.

мин баш тартам сакау күләгәмнән.
үги шәһәр ипсез назламакчы —
үрә баскан чәчем карлап үбә
эчкерсезрәк җәеп колачын,

сукырларча яратырга өнди —
күзем йомам, җыйнак иңрәвең
чөмергәндәй булам тирән эчтән —
төбемме бу? актык шәрехләре
пәйгамбәрсез килгән Тәңренең —
тыным аша тынын ишетәм,

түшәм киртекләрен ятлаганда,
төче иҗекләргә таркалып.
үпкәм туры тамга белмәс киек,
фалдан качкан күгәрченнәр тулы.

синең якта утлар шундый тансык,
яна, үртәп төннең егәрен.
тәүбә тәме аксыл иреннәрдән
меңдәрләргә күчә. иреннәрең
үбелмәве беләнме кадерле?

бөрешкәне тозлы хакыйкатьтән,
талпынганы учта — күңелме соң?
калҗаланыр чагы кояшларның.
шәм якканы төннең авышында —
яратуым сиңа дога булсын.
***
бөтенлеген бозып зәңгәр күләгәмнең,
шәһәр чиген кичте каудар болытлары,
сагыну түгел әле - бу киңлеккә
кайтмавыма төшенүем генә бары.

төзәтмәләр кертеп иләс бүгенемә,
каныккандай буш чатларга яңгыр явы,
сагыш түгел әле - тәрәз буйлап
тамчыларның сыңар-сыңар уйнаклавы.

давыл куба, әйтер сүзем оныттырып,
уйлаганым бүген богазымнан эре,
әрнү түгел әле - ишекләрнең
ару сәфәр теләп арттан келәүләре...

ястүеннән алда шыткан йолдызлары
егәрлеген сынап, тагын бер көрсенер -
ярлыгыннан ары тарлыгыннан,
раславыннан куркам сантый бу хисемнең.

эндәшмичә генә үбим чәчләреңнән,
һәм күзләрең төнгә тугры тәүге төстә,
сөю түгел әле - иреннәрнең
калтыравы гына теләр-теләмәстән
***
кычкырасын, ымга тагып, кырын очкан карга ялгыйм,
җирле телнең катылыгы көнгә таман...
уйларыңны уйларымнан аймыл итеп, таңнар корам,
хушлашканнар антын раслап, карлар тама...

сүзлекләрне калынайтып, зеңли тутык фасыл кылы,
соңгы төшкә кичеккәннең тыны кысыр,
тигез төннең сулавына буйсынмаган урам уты
күлəгəңне - сагынырга - калтыратсын...

яралганнан тыналмаган давылмы соң - карыйм туры,
афәт теләп шыткан сүзләр тəүдəн тəүге...
аңлавымнан өстен калып, чəрдəклəнə, сөзеп тозын,
икебезне яралаган шəһəр күге...
Эльнар Байназаров в соцсетях