Әминә Миндияр
режиссер
1993 елда Казан шәһәрендә туган. "Мөхәммәдия" Казан Югары Мөселман мәдрәсәсен тәмамлаганнан соң, 20 яшендә Казан дәүләт Мәдәния һәм Сәнгать институтының театр факультетына, Драма режиссеры белгечлеге буенча укырга керә. Курсның остазлары - Г.Камал исемендәге ТДАТ баш режиссеры.Ф.Р.Бикчәнтәев һәм Курчак театрының баш режиссеры И.Г.Зәйниев. Мәскәүдә Евгений Берковичның ассистенты вазифасын башкара. Яраткан спектакле - "Считалка".
Идел буе төрки телендә язылган иске басма текстларны тәрҗемә итү белән кызыксына. Бүгенге көндә "Ярдәм" Милли Ислам Хәйрия фондының пресса хезмәтен башкара.
Амина Миндияр в соцсетях