Гөлзилә Гафурова
шагыйрь
1996 елның 6 декабрендә Татарстан Республикасы Балтач районының ямьле Алан авылында дөньяга килә. 2003 елда беренче сыйныфка укырга керә. Салавыч урта мәктәбендә, анна соң Арча педагогия көллиятен тәмамлап., Теләче районында эшли, читтән торып Казанда университетын тәмамлый. "Кечкенәдән шигырьләр, хикәя-әкиятләр язарга яратам. Табигатьне бик яратам, шуна да шигырьләремнең күбесе табигать белән бәйләнгән...", - ди үзенең иҗаты турында.
Иҗат
Киләчәк күрсәтер!
Җәйге таңда торып чыктым бакчаларга,
Ишетергә сандугачның тавышларын.
Ниләр диеп сайрый икән бу сандугач,
Әллә инде баса шулай сагышларын?

Җәйге таңда торып төштем чишмәләргә,
Чиләк-чиләк тутырып алдым суларын.
Чишмәләр дә ага никтер ярсып-ярсып,
Җиткерергә теләп әллә уйларын?

Әкрен генә кояш әнә өскә үрли,
Торган саен безгә ныграк елмая.
Чишмәкәем, зинһар инде, өзгәләнмә,
Сандугачым, зинһар инде, елама!

Кара төннән соң да әнә кояш чыга,
Тормышта да шулайдыр ул, күрәмсең.
Хисләреңнән көлеп әгәр елатсалар,
Килер бер көн, сөенепләр көләрсең!
Якыная бәхет...
(Жыр...)
Җәйге матур кичтә
Чылтырыйдыр чишмә -
Җанга якын аның тавышы.
Дөрләп яна учак,
Синең җылы кочак
Ишеттерә йөрәк кагышың.

Инеш җырын суза,
Кошлар сайрап уза,
Таллар шаулый җилләр искәндә.
Якыная бәхет
Шушы ямьле кичтә
Шатлык йотымнарын эчкәндә.

Күктә йолдыз балкый,
Салмак ай тибрәлә,
Каурый кебек ага болытлар.
Шушы матур кичне,
Пакь мәхәббәт хисен
Беркайчан да, ахры, онытмам.
Хыял...
Гашыйк булдым синең соры күзләреңә,
Күзем төбим синең уйчан йөзләреңә,
Битем куям синең кара чәчләреңә,
Ярсып типкән куе кайнар йөрәгеңә.

Йөгереп килеп керәм синең кочагыңа,

чларымны куям синең учларыңа,
Мине салдың сөюләрең учагына...
- Ә бит болар барысы да хыял гына...
Карлар кебек вакытлыча гына...

Кышкы ачы салкын кич урамда
Мин барамын йөгереп синең янга.
Шыгыр-шыгыр карның тавышы,
Әйтерсең лә ташу агышы.

Кышкы ачы салкын кич урамда.
Кар аклыгы-күңелең сафлыгы.
Сине өзелеп-өзелеп сагынганга
Кысып кочар өчен ашкындым. Тик...

Язмаган шул сине кочаклаулар,
Күзләреңә карап көлүләр.
Язын карлар эреп беткән кебек
Эреп акты синең сөюләр...